Чишмэ
+28 °С
Облачно
Новости
17 Сентября 2020, 06:10

Демография проекты гамәлгә ашырыла

"Демография" гомумдәүләт проекты буенча өч яшькә кадәр балалары булган 1,6 миллионга якын гаилә түләү алачак.

Бу хакта шимбә көнне Бөтенрәсәй яшь гаиләләр форумында Рәсәй хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина белдерде.
"Беренче балага түләүләрне 880 меңнән артык гаилә ала. Алар турыдан-туры федераль бюджеттан түләнә. 180 меңгә якын гаилә ана капиталыннан икенче балага айлык пособие ала. Тагын 540 мең гаилә өченче һәм аннан соңгы балаларга түләүләр ала. Бу түләүләр федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына башкарыла", - диде Ольга Баталина.
Министрлыкта агымдагы елдан "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында балаларга түләүләр алучы гаиләләрне колачлау сизелерлек арткан, дип ачыклык керттеләр.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: Кызыл таң
Фото: belizv.rbsmi.ru
Читайте нас