Чишмэ
+22 °С
Облачно
Новости
16 Сентября 2020, 06:38

"Йөзбаллчылар"ны әзерләгән укытучыларга - премия

Башкортстанда "Мәгариф" милли проекты кысаларында бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 бал җыйган чыгарылыш класс укучыларын әзерләгән 106 укытучыга премия түләнеләчәк.

Моның өчен 5,3 миллион сум акча бүленгән.
Мәгълүм булуынча, "йөзбаллчылар"ны әзерләгән гомум белем бирү мәктәпләре укытучыларына акчалата бүләк бирү турында яз башында билгеле булды. Шуңа ярашлы указга республика башлыгы Радий Хәбиров апрельдә кул куйган иде.
Премия күләме укытучының күпме "йөзбаллчылар" әзерләвенә карамастан 50 мең сум тәшкил итә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: Өмет
Фото: inftaiga.ru
Читайте нас