Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
13 Сентября 2020, 20:39

Миллионнан артык кеше тавыш биргән

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 18.00 сәгатькә 1 миллион 17 мең 647 сайлаучы тавыш биргән.

Бу тавыш бирү исемлекләренә кертелгән сайлаучылар санының 44,35 процентын тәшкил итә.

Шәһәр округлары арасында килү 27,25 процент тәшкил итте, муниципаль районнар арасында сайлауга килүнең уртача күрсәткече - 55 процент.

Шәһәр халкы арасында югары активлыкны Сибай шәһәре саклап калды, анда 54,42 процент сайлаучы тавыш бирде.

Авыл районнары арасында, гадәттәгечә, сайлаучылар саны югары, әйтик, Благовар районында инде 75,80 процент халык тавыш биргән. Тәтешле районында - 74,87, Шаранда - 70,19 процент.

32 округта муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирү бер кандидатура буенча уздырыла. Шул ук вакытта, кандидат, әгәр аның өчен тавыш бирүдә катнашкан сайлаучылар саныннан кимендә 50 процент тавыш җыйса, сайланган дип санала. Мондый альтернативасыз сайлаулар Аскын, Авыргазы, Баймак, Белорет, Иглин, Ишембай, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Мишкә, Тәтешле, Уфа, Учалы, Чишмә районнарында һәм Салават шәһәрендә узды.
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас