Район мәдәният сараенда урнашкан 3358нче сайлау участогында иртән 10да 27%ка якын сайлаучы тавыш биргән иде инде.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Алена Кузьмина аңлатуынча, алдан тавыш бирү көннәрендә 567 сайлаучы, өйдә 64 кеше тавыш биргән. Сайлаучыларның күбесе - 65 яшьтән өлкәнрәкләр, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр бригадалары аларның өйләренә бара. Сайлау участогында барлыгы 2269 сайлаучы теркәлгән. Тавыш биргәндә саклык чаралары үтәлә.
- Элекке депутатларга ышаныч юк, әлбәттә, чөнки мин Новый урамында тротуар кирәк, дип күпме мөрәҗәгать иттем, әмма проблема хәл ителмәде. Әле мин тавыш биргән кандидат бу проблема һәм башка мәсьәләләр буенча да ярдәм итәр дип өметләнәм, – дип фикерләре белән уртаклашты сайлаучы Мәҗит Киреев.