Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
9 Сентября 2020, 06:47
"Киләчәк укытучысы" бәйгесе үтә
Идел буе федераль округыннан җыелган командалар өч көн дәвамында көч сынашачак.
11 сентябрьдә Уфада “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының — “Рәсәй — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа проекты — Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен округ ярымфиналы ачыла. Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында Рәсәй Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елның 25 августында республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендә Мәгарифне үстерү институты базасында “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының Идел буе округы ярымфиналын үткәрү турында боерыкка кул куйды. Чара, коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга юл куймау максатында, гамәлдәге барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узачак.
Идел буе федераль округыннан конкурска 6724 гариза кабул ителгән. Ярымфиналга 54 команда чакыру алган, алар дистанцион тест үткәрү этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Конкурс сынаулары 3 көн дәвам итәчәк, алар үз эченә педагогик дебатлар, методик конструктор һәм кейс-уенны алган “педагогик триатлон” форматында әзерләнгән. Ярымфиналчылар командалары өчен, конкурс сынауларыннан тыш, очрашулар, лекцияләр һәм осталык дәресләре оештырылачак.
“Конкурсның ярымфинал этабы барлык федераль округларда да 8 масштаблы чараны үз эченә ала. Уфада һәм Мәскәүдә соңгы ике ярымфинал эпидемиологик хәл катлаулы булуга бәйле рәвештә күчерелде, әмма инде хәзер үк үткәрү даталары билгеле: 11-13 сентябрьдә Уфада һәм 25-27 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: Кызыл таң
Фото:
rutube.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"