Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
4 Сентября 2020, 06:18
Вакцинация башлана
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан өлкән яшьтәге халык өчен гриппка каршы вакциналарның беренче партиясен алды.
1 сентябрьдә республикага өлкән яшьтәге халыкны иммунлаштыру өчен гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе килде.
516 610 доза СОВИГРИПП вакцинасы медицина оешмаларына югары һәм урта махсус уку йортлары студентларын, медицина һәм белем бирү учреждениеләре, транспорт, коммуналь өлкә, кошчылык предприятиеләре хезмәткәрләрен, башка хәвеф төркемнәреннән булган кешеләрне, шул исәптән Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләрен иммунлаштыру өчен бүленгән.
Республикада халыкның - 60, халыкның 75 проценттан артыгына (хроник һәм башка авырулар белән) прививка ясалачак. Республикага гриппка каршы вакциналар килгән саен алар медицина оешмаларына бүленәчәк.
- Вирус йогышы бездән китмәде. Көзге-кышкы чор алдыннан, кагыйдә буларак, респиратор авырулар һәм грипп белән авыручылар саны арта бара, шуңа күрә сезне "Роспотребнадзор", Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм дәвалаучы табиблар бирә торган рекомендацияләргә игътибар итәргә, шулай ук вакцинацияне актив узарга чакырам.
Гриппка каршы вакцинацияләү бездә бушлай уза, яшәү урыны буенча медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, – диде Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото:
tscrb.yam.medobl.ru
Чыганак: Өмет
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"