Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
31 Августа 2020, 06:51

Мәктәпләргә 200 экобокс тапшырылган

Проектның инициаторы «Экология» тематик мәйданчыгы эксперты Александр Коган сүзләренә караганда, «Экоабот» ның төп бурычларының берсе - халыкның экологик белемен күтәрү.

- Күпчелек мәктәпләргә батарейкалар җыю өчен кирәкле комплектлар бирдек. Барлык мәктәпләр һәм күзәтчелек органнары белән алдан килешенгән һәм контейнерлар холлда урнашачак дигән карарга килдек, - дигән Александр Коган. - Җыелган контейнерлар, алыштырылган савытлар изоляцияләнгән бинада сакланачак.
Батарейкаларны тиешле лицензиясе булган компания, 12 савыт та тулган очракта, я проект тәмамланганнан соң, 2021 елның маенда, йә мәктәп заявкасы буенча сөйләшенгән көндә килеп алачак.
Ул ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы, «Экология» милли проекты кысаларында башкарыла һәм «I-II класс калдыклары белән эш итү инфраструктурасы» проектын тормышка ашыра һәм табигый байлыкларга җаваплы һәм рациональ караш культурасы балачактан ук формалашырга тиеш дигән принципка таяна.
Чыганак: "Өмет"
Фото: ok.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас