Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
28 Августа 2020, 06:36

Яр буйларында - юллар

Уфада Агыйдел елгасының яр буе корылмалары белән бергә биш чакрымда яр буе юлларын төзеп бетерделәр.

Җиде ел дәвам иткән төзелешкә "Рәсәй суы" федераль максатлы программасы чаралары ярдәм итте. Бу хакта журналистларга Рәсәй Табигать министрлыгының Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге директоры киңәшчесе Ярослав Вольпин белдерде.
"Язгы ташу суларыннан сакланудан тыш, яңа яр ныгытмалары Павловка сусаклагычы корылмаларында авария булган очракта да шәһәрне саклауны тәэмин итәчәк", - диде Ярослав Вольпин.
Аның сүзләренчә, корылмаларның гомум бәясе 5,1 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 3,5 миллиард сумы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында бүленгән.
Чыганак: Кызыл таң
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас