Чишмэ
+25 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
24 Августа 2020, 06:09
Чит илгә чыгару отышлы
Ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында республикада беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 84,3 миллион доллар тәшкил иткән.
Ил башлыгы В.Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Халыкара кооперация һәм экспорт" дәүләт проекты барышында республикада авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме ярты елда 84,3 миллион доллар тәшкил иткән.
Бу узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Экспортка иң күбе майлы продукция ($31,6 миллион), шикәр ($15,6 миллион), бөртеклеләр ($12,5 миллион) чыгарылган. Шикәр экспорты сигез тапкыр арткан, бу төбәктә продуктны яңадан җитештерү белән бәйле.
Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгару буенча еллык план - 115 миллион доллар. 2024 елга план - 230 миллион доллар.
Рәсәй агросәнәгать комплексы тулаем алганда 13 миллиард долларга продукция экспортлады - үсеш 18 процент (2 млрд. доллар). Бер елга план - 25 миллиард доллар.
Рәсәй авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алучыларның берсе - Кытай. Рәсәй Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Кытай Рәсәйдән 1,9 миллиард долларлык азык-төлек алган.
Чыганак: Kamatannari
Фото: Kamatannari
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим