Чишмэ
+3 °С
Облачно
Новости
20 Августа 2020, 07:35

Эспортлау юллары киңәя

Уфада «Экспортлау вакыты» III халыкара форумы үтәчәк.

Уфада 4 декабрьдә «Экспортлау вакыты» халыкара экспорт форумы узачак. Төбәк хакимиятенең тиешле боерыгы 23 июльдә Башкортстан хокукый мәгълуматының рәсми порталында басылып чыкты. Өченче форумны үткәрү урыны – башкаланың «Торатау» Конгресс-холлы булачак.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «Экспортлау вакыты» халыкара форумы Башкортстанда Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүдәләт проекты кысаларында үткәрелә.
Үткән елның июлендә үткәрелгән икенче форум эшендә төрле илләрдән 300дән артык кеше катнашты.
Форумда 2019 елда төзелгән килешүләр аркасында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Рәсәй экспорт үзәге» җәмгыяте арасында ике килешү турында мәгълүмат бар.
Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча Рәсәй чимал булмаган экспортын үстерүгә кагыла. Икенчесендә «Экспорт форсаж» акселерация программасын бергәләп гамәлгә ашыру турында сүз бара. Ул Башкортстан территориясендә экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен «Рәсәй экспорт үзәге» җәмгыяте Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән.
«Башкортстан халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү буенча гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга актив кушылды. Биш төбәк проекты кысаларында без кече һәм урта предприятиеләрнең дөнья базарына чыгу бурычын хәл итәбез. Әгәр элек предприятиеләргә экспорт белән мөстәкыйль шөгыльләнергә туры килсә, хәзер алар бу мәсьәләдә дәүләт ярдәменә тулысынча исәп тота ала», — дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: «Кызыл таң»
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас