Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
19 Августа 2020, 06:16

"Рәсәйдә экотуризм" порталы эшли

Илдә “Рәсәйдә экотуризм” порталы эшли башлады, ул федераль әһәмияттәге махсус сакланылучы табигый территорияләр буенча сәяхәтләргә багышланган, дип хәбәр итә Рәсәй Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайты.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, тыюлыкка, милли паркка, яки заказникка китәргә теләүче һәркем, naturerussia.travel сайтына кереп, төбәкне, категорияне һәм маршрутның катлаулылыгын сайлый, тулы мәгълүмат ала, шулай ук ошаган урынга баруга гариза бирә ала.

Хәзерге вакытта портал мәгълүмат белән тулылану стадиясендә. Мәгълүматлар даими рәвештә махсус сакланылучы табигый территорияләрдә сәяхәтчеләр өчен инфраструктура үсеше темплары нигезендә яңартылачак. Эчке экология туризмы “Экология” гомумдәүләт проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Фото: rv-ryazan.ru
Чыганак: Кызыл таң

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас