Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
18 Августа 2020, 06:11
Башлангыч сыйныфларга - бушлай кайнар аш
Быел Башкорстан башлангыч сыйныф укучыларын тукландыру өчен федераль бюджеттан 778, 1 миллион сум акча алачак.
Түбән класс укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү Рәсәй президенты Владимир Путинның "Мәгариф" милли проектына ярашлы тормышка ашырылачак.
Илнең барлык төбәкләренең дә бу максатлар өчен чыгымнары федераль бюджет исәбенә финансланачак. Субсидия 2020 елда - 21,8 млрд сум, 2021елда - 43,6млрд, 2022 елда 43,6млрд сум күләмендә тәшкил итәчәк. Бер үк вакытта төбәк властьлары укучыларга өстәмә туклануны үз исәпләренә күрсәтә алачак.
Моңа кадәр мәктәп укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү төбәкләр һәм муниципалитетлар бурычына керә иде. Федераль карар дөнья күргәннән соң 1-4 класс укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.
Әлеге вакытта Рәсәйдә 6,8 млн. түбән класс укучысы санала. 2021 елда аларның саны 7,1 млн. булса, 2022 елда 7,2 миллион булачак дип күзаллана.
Уку еллары шатлыкларда имин башланып, мәктәпләр бүленгән акчаларның игелеген күрсә иде дигән изге теләкләрдә калабыз.
Чыганак: "Башинформ"
Фото:
rodino.bezformata.com
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"