Чишмэ
+20 °С
Дождь
Новости
14 Августа 2020, 06:18

Путин Франция президенты белән сөйләште

Рәсәй Президенты Владимир Путин Франция Президенты Эммануэль Макрон белән Белоруссиядәге хәл турында сөйләште.

Дәүләт башлыклары шулай ук Ливандагы вәзгыятькә, Бейрут портындагы шартлаудан соң ил халкына ярдәм итүгә һәм коронавирус белән көрәштә хезмәттәшлек мәсьәләсенә дә кагылды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

"Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба хезмәттәшлек итүнең мөһимлеге аеруча билгеләп үтелде, шул исәптән Русиядә әлеге авыруны профилактикалау өчен вакцина теркәлү турында да сүз барды", — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Путин янә Украина белән Минск килешүләренең сәяси аспектлары буенча йөкләмәләрен тайпылышсыз үтәүнең мөһимлеген ассызыклады, аерым алганда, Киев белән Донецк һәм Луганск арасында диалогны җайга салу буенча йөкләмәләр билгеләп үтелде.
Чыганак: Кызыл таң
Фото: yoldash.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас