

Рәсәйдә 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан да күбрәк баласы туган гаиләләргә ипотека буенча бурычларын капларга 450 мең сум акча бирә башладылар. Закон кабул ителгәннән алып 72 гаилә мондый бәхеткә ирешкән. Әйтик, Мәскәү өлкәсендә бүгенге көнгә 4,9 мең гаризага уңай җавап биргәннәр, Башкортстанда – 2,9 мең, Свердловск өлкәсендә – 2,8 мең гариза хупланган. Шулай ук, беренче бишлеккә Мәскәү шәһәре белән Татарстан Республикасы эләккән. ДОМ.РФ оешмасы хәбәр итүенчә, 5 мең гаилә ипотека буенча бурычларын тулысынча каплауга ирешкән.
Моның өчен гаилә үзенең кредиторына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. 6 августта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ипотека түләүче күпбалалы гаиләләргә ипотека бурычларын түләшер өчен казнадан өстәмә 11,8 млрд сум акча бүлүләре турында хәбәр итте. Бу 26 мең күпбалалы гаиләләргә ярдәм булачак.
Бу чаралар РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мөхите” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Чыганак: "Өмет"