Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
11 Августа 2020, 08:43

"Мирас" чыгыш ясый

“Биюче торналар” янында музыка тынмый.

“Дубки” скверында күптән түгел ачылган “Биюче торналар” фонтаны янында уздырылучы иҗат кичәләре программасы кысаларында “Мирас” җыр һәм бию ансамбле солистлары башкала халкы һәм кунакларына үз чыгышлары белән яхшы кәеф бүләк итә.
Үткән җомгада коллектив тамашачыларга үз репертуарындагы ике дистәдән артык сәнгать җимешен бүләк итте.
Алар арасында бию көйләре; “У шатра”, “Солтанаков”, “Күңелле уеннар”, “Кыргый көнбатыш ритмнары” вокал-хореографик постановкалары; Шальная” музыкаль композициясе һ.б. яңгырады
Ансамбль солистларының чыгышы барысы өчен дә зур бүләк булды.
Бу матур чаралар “Мәдәният” милли проекты кысаларында дәвам итә.

Чыганак: БР Рәсми порталы

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас