Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
5 Августа 2020, 07:06
Тәгәрмәч пычрак булса штраф салыначак
Экология өлкәсендәге хокук бозулар өчен берничә яңа штраф салыначак.
Зур йөк машиналары белән идарә итеп, ремонт эшләре аркасында территорияне пычрату өчен җаваплылык катгыйланачак.
"Норма, беренче чиратта, зур йөк машиналарына кагыла. Автомобильләр төзелеш мәйданнарыннан юылмаган тәгәрмәчләр белән чыгып китеп, урам буйлап пычрак тараткан очраклар күп. Хокук бозуның башка мисалларына ягулык, майлар агызу, яки рөхсәт ителмәгән урыннарда машиналар юу очракларын кисәтергә һәм штраф салу юлы белән киметергә кирәк. Болар эстетикага гына түгел, ә безнең торак пунктларының санитар, экологик торышына да зыян китерә”, - диде Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Автомобильләр белән урамны пычрату гражданнар өчен штраф 500-1000 сумга, вазифалы шәхесләр өчен 4 меңнән 7 мең сумга, юридик затлар өчен 20 -25 мең сумга кадәр билгеләнә. Кышын җәяүлеләр сукмагы кар һәм боздан чистартылмаса, машиналар чыгу юллары кар белән күмелсә, аларның хәрәкәте хәвефле булса, пандуслар, подъездлар боздан һәм кардан үз вакытында чистартылмаган өчен дә штраф салыначак.
Чыганак: Башинформ
Фото:
pda.orsk.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим