Ә менә җир алу вакытына бәйле хәл күпкә катлаулырак, чөнки таләпләргә туры килүче участоклар җитми. Шәһәрдә урнашкан барлык җирләрнең дә я милекчеләре бар, яки бу авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр булып тора. Моңа өстәп, аларга барлык коммуникацияләр — су да, электр да, газ да кертелгән булырга тиеш.
Башка төбәкләр тәҗрибәсе күрсәтүенчә, җир участогын акчалата түләүгә алыштыру — ул нәтиҗәле һәм һәр як өчен дә отышлы. Кешеләр сайлау хокукы ала, чөнки бу акчага алар җирне үзләренә ошаган урыннан алырга мөмкин, теләсәләр фатирда тукталалар.