Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
4 Августа 2020, 09:12

Дмитрий Медведев – дипломат

Рәсәй Президенты Владимир Путин Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевка дипломатик паспорт бирү турындагы указга кул куйды.

Дипломатик паспортка ия кеше чикне тикшерүсез үтә.
Рәсәй Президенты Владимир Путин Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевка дипломатик паспорт бирү турындагы указга кул куйды. Шулай ук Рәсәй Федерациясе чиген узу өчен дипломатик паспортлар бирелгән кешеләр арасына элеккеге премьер-министрның хатыны да кергән.
Исегезгә төшерәбез, Рәсәйдә дипломатик паспортлар бирелгән затлар исемлеге 2012 елның июлендә расланган иде. Ул исемлеккә Рәсәй Президенты хакимияте, Федерация советы, Дәүләт думасы, Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләре, Иминлек советы, федераль министрларның беренче урынбасарлары, федераль агентлык һәм хезмәт җитәкчеләре, Генераль прокурор, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, Кеше хокуклары буенча вәкил, Хисап палатасы, Үзәк банк, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, Иминлек хезмәте, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләр, шулай ук кайбер җитәкчеләрнең хатыннары һәм ирләре дә керә. Андыйлар арасында Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте рәисе, Дәүләт думасы, Президент хакимияте җитәкчесе, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасарлары, Президент ярдәмчеләре, федераль министрларның җәмәгатьләре дә кергән.
Чыганак: «Тулпар» журналы
Фото: Inforos.ru
Читайте нас