

Районның зур агрохуҗалыклары һәм фермерлар бөртекле культураларны уруга кереште. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Благовар районы чигендә, Дальний хуторы янында урнашкан басуда сигез «Акрос 580» комбайны урып-җыю эшләрен тәмамлап, 110 гектар мәйданда уҗым бодае чәчелгән 6нчы басуга күчте. Комбайнчылар бер-берсенә ургычларны куярга булыштылар, берничә минуттан соң кайбер комбайннар бункерыннан машиналар кузовына гәрәбәдәй сары бодай ага башлады
– Быел уңышның мул булуы сөендерә, әлбәттә. Безнең эш һава торышына да бәйле. Әмма, куәтле техникада эшләгәнгә, уракны вакытында тәмамларбыз, дип уйлыйм, – диде «Башкир-агроинвест»та җиденче ел комбайнчы булып эшләүче Илшат Баһаветдинов.
Хуҗалыкта тәҗрибәле комбайнчылар Вил Таһиров, Илфат Байков, Илвир Түләков, Алексей Елезарьев һәм 40 ел эш стажы булган Мансур Мәүлетов хезмәт куя. Эшләр гөрләп бара. Ашлык төягән «КамАЗ»лар бер-бер артлы килә-китә тора. Шофер Олег Терентьев та уңышның яхшы булуына шат. Ашлыкны Дәүләкән икмәк ризыклары комбинатына ташыйлар.
Хисапчы Лариса Куреляк күп сөйләп тормады.
– Карап торуга уңыш начар түгел, контроль суктырганда күпме булуын төгәлрәк белербез. Барлык агрегатлар да көйле эшли, ашлыкны төяү өчен машиналар җитәрлек. Бездә тәҗрибәле механизаторлар эшли, – диде ул.
Агроном Марсель Абдуллин да үз эшен белеп башкара. Аграрчылар, басудагы техника янып китүгә юл куймас өчен,
саклык чаралары турында да онытмыйлар.
2034 елга шундый интенсив бакчалар мәйданын мең гектарга кадәр җиткерү планлаштырыла.
– Мондый башлангычларны гамәлгә ашыруда федераль һәм республика субсидияләре Ресурсларны саклау буенча белгеч Дамир Карачурин түбәндәгеләрне сөйләде:
– Кыр эшләрен башлаганда басуларның читен сөреп чыгабыз, күрүегезчә, янгын сүндерү җайланмасы, су ташыгыч, сабан тагылган трактор тора.
Уфа политехника колледжының өченче курс студенты Эльнар Исхаков өчен бу беренче урак өсте. Җәй ул каравыл хезмәте инспекторы булып акча эшләргә булган.
Без киткәндә әле генә урып-җыю төгәлләнгән басуда чылбырлы «Челленджер» тракторы эшләп калды. Александр Комолкин җирне культиватор белән эшкәртеп, киләсе чәчүгә әзерли башлады.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, быел «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә яхшы уңыш алуга исәп тоталар. Аны үстерүгә күп көч һәм акча салынган.
– Безгә 13 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр, шул исәптән 1700 гектарда уҗым бодаен җыеп алырга кирәк. Бу басуда контроль суктыру уңышның һәр гектардан 53 центнер булуын күрсәтте, – дип шатлыгы белән уртаклашты «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Марс Фәйзуллин.
Әлеге вакытта төп бурыч – уңышны югалтуларсыз һәм сыйфаты яхшы булсын өчен коры килеш җыеп алу.