Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
30 Июля 2020, 06:31

Белем дәрәҗәсен күтәрәсең килсә

Башкортстанның 13 мең гражданы “Санлы икътисадның төп компетенцияләре" программасы буенча бушлай укый алачак.

Июль ахрында санлы икътисадның төп компетенцияләренә өйрәтү буенча төбәк программасы башланды. Очрашу барышында спикерлар «Санлы икътисад өчен кадрлар» проектын гамәлгә ашыру һәм шундый кадрлар буенча компетенцияләр үзәгенең эшне координацияләүне тәэмин итү, иң яхшы практикаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча роле турында гомум мәгълүматны тәкъдим иттеләр.
Потенциаль катнашучыларга программада теркәлү өчен кирәкле адымнар, аны гамәлгә ашыру сроклары һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган компетенцияләр алу белән бәйле мөмкинлекләр билгеләнде. Программа кысаларында укыту «Башкортстанның электрон мәгарифе» республика платформасында үтәчәк. Төбәктә программаның инициаторы - Башкортстан дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгы. Укыту программасы «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын «Рәсәй Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшли башлады. Программа буенча агымдагы елның октябренә кадәр
Башкортстанның 13000 гражданы бушлай укый алачак. Укуны башлау өчен портал сылтамасмы керергә (https://edu.bashkortostan.ru) һәм "Санлы икътисадның төп компетенцияләре" курсы баннерына басарга кирәк.
Фото:it.bashkortostan.ru сайтыннан.
Читайте нас