Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
29 Июля 2020, 06:15

Урман янгыннарын ачыклау өчен

Башкортстанда урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча республика үзәгенә «DJI Mavic 2 Enterprise» маркалы квадрокоптерлар алынган.

Алар “Экология” дәүләт проекты барышында “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча сатып алынган.
Вертолет тибындагы 4 пилотсыз һава судносы сатып алынган. Үзәк хезмәткәрләре заманча очу аппаратларын урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча эштә файдаланачак, дип хәбәр итә республика Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге техника урман янгыннарын ачыклау өчен видеокамера һәм тепловизор белән җиһазланган. Белгечләр “яңа техника урман янгыннарын кисәтү буенча үтә дә мөһим һәм нәтиҗәле корал булачак” диләр.
Чыганак һәм фото: “Башинформ”.
Читайте нас