Чишмэ
+20 °С
Дождь
Новости
28 Июля 2020, 06:25

"Юлламасыз ял. Рәсәй" - Башкортстанда

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бихисап эшләр башкарыла.

Башкортстанда Андрей Разыграев белән Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм), «Муз-ТВ» телеканалы белән берлектә «Юлламасыз ял. Русия» проектының яңа телесезоны төшереләчәк.

Программаның чыгарылышларының берсе безнең республикага багышланачак. Федераль телеканалда төбәкнең туристик потенциалын тәкъдир итү Башкортстанның эчке туризмын алга этәрүгә юнәлтелгән. Бу эш бүгеннән 31 июльгә кадәр барачак. "Юлламасыз ял. Русия" программасын алып баручы Андрей Разыграев популяр туристик объектларда, республика территориясендә урнашкан локаль сәяхәт өчен эксклюзив урыннарда булачак.

Фильм төшерүнең беренче көне Уфада узачак. «Муз-ТВ» телеканалы командасы шәһәрнең тарихи урыннарында, шулай ук заманча мәйданчыкларда булачак, мәсәлән: «Арт-КВАДРАТ» һәм Агыйдел елгасындагы яңа яр буенда.
Аннары алып баручы берничә көнгә Башкортстан буйлап сәяхәткә китә, анда аны чын этнотуризм көтә. Программа кысаларында ул милли кухня, экологик чиста фермер продукциясе, халкыбызның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачак.

Маршрутка Нуриман районындагы Кызыл Чишмә чыганагына бару, Павловка сусаклагычында катерда йөрү кертелгән. «Торатау» геопаркының матурлыгы да игътибардан читтә калмаячак. «Красноусол» шифаханәсенең дәвалау процедуралары, болын үләннәре белән башкорт мунчасы, шулай ук Әбҗәлил районындагы кымыз фермасында булачак, анда легендар әче сөт эчемлеген татып караячак.

«Муз-ТВ» алып баручысын тагын нәрсәләр көтә? Без моны Андрей Разыграев программасы эфирга чыкканнан соң беләчәкбез.
Чыганак: bashinform.ru, Кызыл таң
Фото: xs.uz
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас