Чишмэ
+21 °С
Облачно
Новости
27 Июля 2020, 06:22

Коронавируслыларга ярдәм күрсәтелә

Башкортстанның 8 дәваханәсенә федераль бюджет чыганакларына яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм күрсәтер өчен өр-яңа компьютер томографлары алганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Аппарат максималь рәвештә тиз арада күләмле сурәтләрне чыгарып бирә, патологик процессларның урынын төгәл билгели”, — диләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Яңа аппаратны терапия корпусы нигезендә профильләштерелгән инфекцион госпитальдә урнаштырганнар. Бу аппаратта COVID–19ны йоктырганнарга тикшерүләр үткәрү планлаштырыла.
Томографлар шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләренә, Бөре, Ишембай, Баймак, Дүртөйленең район дәваханәләренә кайткан.
Әлеге медицина җиһазлары Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: bashinform.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас