Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
22 Июля 2020, 07:32
Башкортстан өчен тавыш бир!
Бу җәйдә эчке туризм һәм экотуризм мәсьәләләре аеруча көнүзәк.
Башкортстан бу юнәлешләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. Географик яктан уңайлы урнашуы һәм гаҗәеп табигать - безнең төп өстенлекләребез.
Башкортстан Рәсәйдә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча федераль конкурста катнаша.
Мондый кластерларны булдыруның төп максаты - туристлар агымын тәртипкә салу, аны оешкан һәм идарә ителүче итү. Мондый алым антропоген йөкләнешнең тигез бүленешен тәэмин итәргә, территорияләрдән дөрес файдаланырга һәм туристлык маршрутларының бердәм челтәрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу - федераль грант һәм Стратегик башлангычлар агентлыгының профессиональ ярдәмен алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Безнең республикадан конкурста ике проект катнаша:
- «Мәгърур Ирәмәл» проектына кергән "Ирәмәл" табигать паркы һәм "Урал-Тау" дәүләт табигать тыюлыгы территорияләре;
- "Башкортстан йөрәге "дип аталган күргәзмәне үз эченә алган "Җилем" төбәк әһәмиятендәге табигать паркы, "Башкортстан" федераль паркы, Торатау тавы, Тулпар чыршылары, "Киндерлинская-Леднева-Октябрьская" мәгарә системасы, Тугар-салган күле, Аскын боз мәгарәсе.
13 июльдә халык тавыш бирүе башланды, анда без барыгызны да катнашырга һәм Башкортстан проектлары өчен тавыш бирергә чакырабыз! Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Үз тавышыңны бирү өчен:
-https://priroda.life сайтында теркәлергә (моны аккаунт, теләсә кайсы социаль челтәр яисә электрон почта аша эшләргә була);
- "География" бүлегенә керергә https://priroda кlife/geography;
- картада безнең төбәкне сайларга - Башкортстан Республикасы;
- кластерны сайлап, "йөрәк"кә басарга.
Башкортстаннан ике кластер өчен дә тавыш бирергә кирәк.
Әйдәгез, федераль комиссиягә Башкортстанга һәм аның киләчәгенә ышануыбызны исбатлыйк, якташлар!
Фото: belizv.rbsmi.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"