Чишмэ
+17 °С
Дождь
Новости
21 Июля 2020, 06:17

Күл буйлары чиста булыр

Республикадагы Кандра күленә ял итәргә елдан-ел күбрәк кеше килә.

Табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга да, ял итәр өчен дә. Шуның өчен дәүләт тарафыннан саклана торган территориянең төзеклеген һәм инфраструктурасын арттыру буенча күп эшләр башкарыла.
“Экология” төбәк операторы көн саен күл буеннан чүп-чарны чыгару белән мәшгуль.
Кандра күле буена өстәмә 30 заманча чүп контейнеры урнаштырганнар.
Башкортстан Республикасы экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Рим Миңнеәхмәтов әйтүенчә, парк территориясендә 6 бункер һәм 50 евроконтейнер урнаштырылган. Бу заманча контейнерларны киләчәктә яңадан эшкәртеп булачак икән.
Парк хезмәткәрләре туристларның бу үзгәрешләрне уңай бәяләвен әйтә. Парк тирәсендә чүп-чар азайган.
Бу гамәлләр РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак "Өмет"
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас