Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
18 Июля 2020, 06:47

Киләсе язда Бөтенрәсәй халык исәбе алыначак

Илдә балаларын әнисе яки әтисе генә тәрбияләгән күпме гаилә бар? Берничә буын вәкиле, әти-әни һәм балалар гына түгел, ә картәни-картәтиләр белән бергә яшәгән күпме гаилә бар?

К. Собханкулова, Чишмә дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты
Илдә балаларын әнисе яки әтисе генә тәрбияләгән күпме гаилә бар? Берничә буын вәкиле, әти-әни һәм балалар гына түгел, ә картәни-картәтиләр белән бергә яшәгән күпме гаилә бар?
Әлеге мәгълүматны халык исәбен алу вакытында гына белергә мөмкин. Дәүләтнең социаль программалары, ташламалар төрләре һәм күләме халык исәбен алу нәтиҗәләренә бәйле. Мәсәлән, 2002 елда халык исәбен алу мәгълүматлары тикшерелгәннән соң балалы гаиләләргә ана капиталы исәбенә ярдәм итү буенча дәүләт программасы эшли башлады.
Элегрәк Бөтенрәсәй халык исәбен алуның төп этабы 2020 елның 1–31 октябрендә узар дип планлаштырылган иде. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Росстат халык исәбен алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте. Рәсәй Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин июнь ахырында халык исәбен алуны 2021 елның апреленә күчерү турындагы карарга кул куйды.
Шулай итеп, Бөтенрәсәй халык исәбен алу цифрлы технологияләр кулланып 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр үтәчәк. Халык исәбен алуның төп яңалыгы – Рәсәй халкының дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Исәп алучылар торак биналарны карап чыкканда махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Мои документы» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак.
Читайте нас