Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
17 Июля 2020, 09:07
Быел пляжлар ачылмый
Район гәзитенең 2020 елның 19 июнендә чыккан 49нчы санындасу керү мизгеле турында яздык, анда рәсми ачылачакпляжлар темасы дакузгатылган иде.
Район гәзитенең 2020 елның 19 июнендә чыккан 49нчы санында су керү мизгеле турында яздык, анда рәсми ачылачакпляжлар темасы да кузгатылган иде.
Ул вакытта район хакимияте Илкәш янында һәм Чишмә авыл Советы территориясендә пляжлар оештыру планлаштырыла, дип җавап биргән иде.
– Чишмә поселогы территориясендә пляжлар юк һәм быел оештырылмаячак та. Бу шуның белән бәйле, комиссия тикшерүе нәтиҗәсендә Калмаш сусаклагычында пляж ясау планлаштырылган урында елга төбенең ләмләнүе ачыкланды, безнең поселок территориясендә пляж оештыру өчен табигый мөмкинлекләр беркайда да юк, – дип аңлатма бирде поссовет башлыгы Азат Гайнуллин.
Чишмә районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Җиһанур Идрисов аңлатканча, Чишмә авыл Советында да пляж оештыру белән бәйле эш туктатылган, бу авыл биләмәсе башлыгы булмау белән бәйле.
– Чишмә районында коткару патрульләре оештырырга планлаштырабыз, алар электән булган су керү урыннарын системалы рәвештә тикшереп торачак, кисәтү әңгәмәләре үткәрәчәк, ә кирәк булган очракта беренче ярдәм күрсәтә алачак. Бу хезмәт махсус белем алган сигез кешедән торачак, – дип өстәде Җиһанур Мәүлет улы.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"