Чишмэ
+17 °С
Облачно
Новости
16 Июля 2020, 07:13

Кыярны аспиринсыз тозлагыз

Кайберәүләр кыярны, бик яхшы сак­лана дип, аспирин бе­лән тозлый. Болай эшләргә ярыймы?

Аспирин (ацетилсалицил кислотасы) — азык консерванты түгел, ә дару. Аның эре­мәсендә бактерияләр үлә, шуңа тозлык бозылмый, банкалар атмый.
Әмма тоз­лыкта фенол катнашмалар барлыкка килә, ул микробларны үтерә, кеше организмы өчен дә агулы.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аспиринны азык консерванты исемлегенә кертүне тыйды.
Аспиринлы консервлар куллану сәламәт­леккә зыянлы. Бу — беренче чиратта ба­выр һәм бөерләргә куркыныч санала.
Ба­лаларга мондый яшелчәләрне бөтенләй бирергә ярамый. Аспирин салып тозлан­ган кыяр белән мавыгу пиелонефритка китерә ала.
Ашказаны, эчәклек өчен дә зыяны бар. Шуның өстенә аспиринлы кыярны еш ашау препаратка күнегүгә ки­терә.
Салкын тиеп авырганда, темпера­тураны төшерергә теләгәндә, бу дару бу­лышмаячак, аллергия куркынычы арта.
Яшелчәләр маринадлаганда аш серкәсе яки лимон кислотасы кулланырга кирәк.
Аш серкәсе 1 литр тозлыкка 1 аш кашыгы исәбеннән җитә. Алма серкәсе тагын да файдалырак.
Фото: vcusnyatina.ru
Читайте нас