Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
16 Июля 2020, 12:58

Эчү яхшыга илтми

5 июльдә 17.45 сәгатьтә Уфада яшәүче 62 яшьлек ир-ат «Чишмә – Түбән Тирмә» юлында «Рено Логан» машинасы белән юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә аның 62 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак була, шофер дәваханәгә озатыла.

6 июльдә иртәнге алтыда «Яңа Усман – Дурас» юлының өченче чакрымында 38 яшьлек хатын идарә иткән «ВАЗ-2115» машинасы да кюветка төшеп киткән. Шофер һәм аның янында утырган 40 яшьлек хатын, авылдашы Уфага дәваханәгә озатылган. Чишмә районы ЮХИДИ идарәлеге хәбәр итүенчә, ике очракта да машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә булуы теркәлгән. 7 июльдә көндезге уникеләрдә «Сафар – Былышлы» автомобиль юлының өченче чакрымында 57 яшьлек чишмәле дә «Рено Логан» машинасына идарә иткәндә кюветка төшеп китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын Уфа дәваханәсенә озатылган.
Читайте нас