Чишмэ
+7 °С
Ясно
Новости
14 Июля 2020, 06:12

Дәвалау өчен шартлар яхшыра

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина оешмаларына яңа җиһазлар кайтарылу дәвам итә.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты барышында республиканың медицина оешмаларына яңа җиһазлар кайтарылу дәвам итә.
Шушы көннәрдә Республика клиник онкология диспансерына биш операцион күп функцияле универсаль хирургия өстәле кайтты.
Мондый өстәлләр онкология белән авыручыларның хирургия дәвалавы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, өстәлнең үзенчәлеге аның кеше гәүдәсенең анатомиясенә туры килүендә, бу операцияне уңайлырак итә.

Өстәл конструкциясе пациентка хәвефсезлек һәм уңайлылык та, медицина хезмәткәрләренә каршылыксыз эш шартлары да тәэмин итә.
Чыганак: "Кызыл таң"
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Читайте нас