- Аппарат датчикларның оптималь җыелмасы белән җиһазландырылган, бу киң тикшеренүләр спектрын уздыру мөмкинлеге бирә. Аның ярдәмендә корсак куышлыгы, бөер, баш мие, сөяк-буыннар системасы һәм кече оча органнары авыруларына диагностика үткәрергә мөмкин. “Logiq e R8” югары класслы портатив ультратавыш сканерын ашыгыч ярдәм күрсәтү, амбулатор шартларда да куллану уңайлы, - дип билгеләп үттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, медицина учреждениеләренә даими рәвештә махсус җиһазлар белән тәэмин итү “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото:
philips.ru/Здравоохранение