Чишмэ
+3 °С
Облачно
Новости
8 Июля 2020, 06:42

Төп игътибар - йөрәккә

Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә берьюлы берничә эре дәваханәне яңадан җиһазландыру планлаштырыла.



Төбәк проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Федераль бюджет акчасына барлыгы 13 берәмлек медицина җиһазы сатып алыначак. Аларның алтысы - югары технологияле, шул исәптән МРТ, КТ һәм ангиографлар.

Хәзерге вакытта 10 берәмлек җиһаз кайтартуга алты контракт төзелгән. Моннан тыш, республика бюджеты исәбенә 187 берәмлек тернәкләндерү җиһазлары сатып алу планлаштырыла.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшкә юнәлдерелгән төбәк проектны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан быел 861,7 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Шуның 670 миллион сумы-федераль акчалар.

Башкортстанда кардиология хезмәтенең эше, пандемия шартлары кыенлыкларына карамастан, тулы күләмдә дәвам итә. Шулай ук, республикада яңа кардиохирургия үзәге төзелеше бара.

Чыганак: bashinform.ru, "Өмет"
#национальныепроекты;
#региональныепроекты;
#ВладимирПутин
Читайте нас