Чишмэ
+17 °С
Ясно
Новости
6 Июля 2020, 06:08

Вузара студентлар кампусы төзелә башлый

Уфада вузара студентлар кампусы төзелеше мәсьәләсе бер ел элек хәл ителгән иде.

Кампус Дим районының “Яңа Дим” микрорайонында урнашачак.

БР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Уфада заманча вузара кампус Рәсәй президенты В.Путин тарафыннан расланган «Мәгариф» милли проектының «Мәгариф экспорты» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзеләчәк.

Кампус - ул белем бирү, спорт, китапханә зоналарын, шулай ук коворкинглар һәм конференц-залларны үз эченә алган күп функцияле киңлек моделе. Аның төзелеше студентларның яшәү һәм белем алу өчен уңайлы шартлар булдыруга, студентлар санын арттыруга, шул исәптән чит ил студентлары санын арттыруга ярдәм итәчәк. Чөнки проектны тормышка ашыру студентлар өчен өстәмә урыннар булдыру зарурлыгына бәйле.

Бүгенге көндә Башкортстанда төбәк вузларында белем алучы студентлар, чит ил студентлары өчен тулай торакларда 5000ләп урын җитешми, шулай ук яшь укытучылар өчен 500 урын кирәк. Проект республиканың барлык югары уку йортлары яшьләре өчен заманча, уңайлы, хәвефсез белем бирү мохитен булдыруны күз уңында тота.
Биредә студентлар өчен тулай тораклар, укытучылар һәм яшь галимнәр өчен торак йортлар, фәнни-тикшеренү корпусы, тәҗрибә полигоны, спорт һәм медицина корпусы, шулай ук җир асты паркингы урнашачак. Төзелешнең мәйданы 175 400 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Чыганак: mgazeta.com
Читайте нас