Чишмэ
+20 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
2 Июля 2020, 05:53
Кемнәр "әйе", кемнәр "юк" дигән
Тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре билгеле булды.
Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе Рәсәй Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрәсәй тавыш бирү бюллетеньнәренең 99,65 процентын эшкәрткән.
Аның нәтиҗәләреннән күренүенчә, сайлаучыларның 77,96 проценты илнең төп законына төзәтмәләр кертүне хуплаган, ә 21,23 проценты “юк” дип җавап биргән.
Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Конституциягә үзгәрешләр кертүне иң күп хуплаучылар Чечен республикасында һәм Тывада. Аларда сайлаучыларның 93 проценттан күбрәге “әйе” дигән графага билге куйган. Шулай ук Көньяк, Төньяк-Кавказ федераль округларында да тавыш бирүчеләрнең 70 проценттан артыгы Конституциягә төзәтмәләр кертүне кирәк дип тапкан.
Әлегә Ненец автоном округында гына төзәтмәләрне хуплап тавыш бирүчеләргә караганда каршы булучылар саны күбрәк.
Әйткәндәй,Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, сайлаучыларның 65 проценты Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргән.
Чыганак: "Өмет"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"