Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
26 Июня 2020, 06:23
Умартачылыкка игътибар арта
“Алтын-Солок бал сукмагы”ның проект башлангычы төбәкнең махсус сакланылучы 10 табигать территориясендә урман умарталарының абориген популяциясен тергезү максатыннан оештырылды.
Бу турыда республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның 25нче утырышында БР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов хәбәр итте . Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда проектның төп күрсәткечләре үтәлде. 318 чиста токымлы умарта чыгарылган, 1825 проба һәм 3 меңнән артык генетик анализ үткәрелгән. Генетик лаборатория булдырылган. Проектны гамәлгә ашыру процессында алар РБ, РФ һәм чит ил умартачылары арасында популярлык казанды. Хәзерге вакытта проектка керү өченҗреспубликаның 30 умартачысыннан, Русиянең 10 төбәгеннән, шулай ук Көньяк Кореядән һәм Франциядән заявкалар килде. Чит дәүләтләр өчен проект урман умарталарының бөтен Евразия континентына күченүе һәм җайлашуы белән кызыклы. Рәсәй Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры әйтүенчә, «Апимондия» халыкара умартачылар конгрессында 2021 елда Уфада узачак проект Башкортстанны селекция һәм генетика өлкәсендә алдынгы төбәк буларак тәкъдим итүдә төп проект булачак. Әлеге чара "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт пректының республикада уңышлы үтәлүенең дә бер күрсәткече булачак.
Чыганак: «Кызыл таң»
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим