Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
26 Июня 2020, 06:32

Путинны карарга онытмагыз

29 июньдә Рәсәй Президенты Владимир Путин янә ил халкына мөрәҗәгать беләп чыгачак.

Бу хакта РБК хәбәр итте. Әлеге агентлык мәгълүматларыннан билгеле булуынча, Путин Конституциягә төзәтмәләрнең әһәмиятен аңлатачак һәм әлегә өлгермәгән кешеләрне тавыш бирүдә катнашырга өндәячәк.

Соңгы тапкыр русиялеләргә мөрәҗәгать белән Путин 23 июньдә чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы НДФЛның елына биш миллион сумнан артык акча эшләүчеләр өчен 13 проценттан 15кә кадәр артуы турында игълан итте. Шулай ук Путин IT-компанияләр өчен табышка салым кимүе турында белдерде. Конституциягә төзәтмәләр турында Путин мөрәҗәгатьнең иң ахырында, референдум 1 июльдә узачак, ә төзәтмәләр "әгәр гражданнар аларны хупласа гына" үз көченә керәчәк, дип телгә алды.

Фото: ТАСС.
Читайте нас