Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
23 Июня 2020, 06:23

Сугышка киткәннәр хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Хәтер һәм кайгы көнендә Уфа тимер юл вокзалы алдындагы мәйданында 1941 елның җәендә фронтка киткән каһарманнарга һәйкәл ачылды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу урынның очраклы гына сайланмавын ассызыклап:

Моннан "Прощание славянки" маршы астында безнең йөзләгән мең якташыбыз фротка киткән. Анда урыс, татар, башкорт, чуваш, мари һәм башка телләрдә җырлар яңгыраган. Ата-бабалар, ир-егетләр, хатын-кызлар, балалар, Бөек Җиңү белән һичшиксез әйләнеп кайтачагына ышанып, фронтка киткән, — диде.

Гранит-бронза скульптура композициясе 1941 елда фронтка озату темасын чагылдыра торган тулы бер ансамбль булып тора. Тугыз сыннан торган скульптураны танылган скульптор Вадим Кириллов җитәкчелегендәге коллектив эшләгән. Проект өстендә эш ике елдан артык дәвам иткән. Радий Хәбиров республика халкының әлеге һәйкәлне озак көткәнен билгеләп үтте. Хәзер башкалада яшәүчеләр һәм шәһәргә килүчеләр аның янында туктап, батырларны искә алачак.

Радий Хәбиров һәйкәл идеясенең авторы Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Андрей Назаровка һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафинга проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының төбәк советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Шәрипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алуы өчен Радий Фәрит улына рәхмәт белдерде.
Чыганак һәм фото: "Башинформ МА".

Читайте нас