Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
22 Июня 2020, 06:24
Гаилә белән чирләүчеләр бар
Башкортстанда соңгы чорда яңа коронавирус инфекциясенең таралу характеры үзгәрә төште.
Элегрәк кешеләр җәмәгать урыннарында һәм медицина учреждениеләрендә чир йоктырган булсалар, бүген гаилә эчендә бер-берсеннән зарарланулар күзәтелә. Нигездә, болар – өлкән яшьтәгеләр.
-Инфекция картларны аямый. Бүген без Дагыстандагы кебек үк гаилә белән зарарлану очракларын теркибез. Моңа билгеләрсез узган формадагы коронавирусны алып кайтучы вахтовиклар да сәбәпче булырга мөмкин,- ди бу уңайдан БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, Башкортстанда мәкерле коронавирус инфекциясен җиңү максатында зур эшләр алып барыла: мәсәлән, моңа республика башкаласы янында зур һәм заманча инфекцион үзәк ачылу, дәваханәләрдә сулыш алдыру аппаратлары санын арттыру һ.б. кертергә мөмкин.
Чыганак: БИ.
Фото:
omskpress.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим