Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
17 Июня 2020, 06:28

Михаил Бреслер: барлык хәвефсезлек таләпләре үтәләчәк

1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрәсәй тавыш бирү узачак.

Рәсәй Президенты тәкъдимнәре арасында – властьның төрле органнары арасындагы вәкаләтләрен яңача бүлү. Ягъни, Дәүләт Думасы вәкаләтләре шактый киңәйтеләчәк, нәтиҗәдә Думаның ил хөкүмәте составына йогынты ясар өчен реаль рычаглары барлыкка киләчәк.
“Дәүләт Думасы вәкаләтләрен киңәйтү халык тарафыннан сайланган кешеләрнең иңенә өстәмә җаваплылык ятачак дигәнне аңлата”, – бу фикерне “Спутник ФМ” радиостанциясенә биргән интервьюсында УГНТУ доценты, философия фәннәре кандидаты Михаил Бреслер әйтте.
“РФ Конституциясенә Дәүләт Думасы функцияләрен киңәйтүгә кагылган төзәтмәләр халык сайлаган кешеләргә тагы да җаваплылык өсти. Шулай итеп, депутатларны сайлаганда гражданнардан җитдирәк мөнәсәбәт таләп ителәчәк, – дип ассызыклый белгеч. – Сайлаганда без аларның законнар чыгару нигезен генә формалаштырып калмыйча, хөкүмәт составына, димәк, аның эшенә дә, илнең киләчәк үсешенә дә актив йогынты ясавын аңлыйбыз”.
Шулай ук белгеч Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү Роспотребнадзорның коронавирус таралу куркынычы белән кабул ителгән профилактика чараларын исәпкә алып үтәчәк, дип белдерә.
Фото:sobkor02.ru
Чыганак: mgazeta.com
Читайте нас