Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
16 Июня 2020, 06:01

Конституциягә төзәтмәләр кертү иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра

1 июльдә ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү узачак, ул Рәсәй гражданнары тормышына зур йогынты ясаячак.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Лида Исаргакова фикеренчә, тавыш бирүдә катнашу факты гражданның үзенә, аның сәяси өлгергәнлегенә, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләнә торган сәяси мәдәният дәрәҗәсенә бәйле.

“Әгәр бала сайлауларда ата-анасының активлыгын күрә икән, аның өчен олы тормышта бу норма булачак. Ә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә алган белем аның ышанычын ныгытачак кына. Тавыш бирү көнендә гаилә, ил өчен җаваплылык тойганнар сайларга киләчәк. Барысы да болай да хәл ителгән, бары тик төзәтмәләр проектлары белән танышырга һәм кабул ителгән карарны бланкта чагылдырырга кирәк, дип тәнкыйть итүчеләр дә булачак. Ышанам, безнең республика халкы тавыш бирүдә актив катнашачак”, - ди эксперт.

Рәсәй Конституциясенә төзәтмәләргә килгәндә, ул мәдәният һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе өлкәсендә тәкъдим ителгән үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә киңәш итә. “Дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итү һәм аны саклау факты бик мөһим. Төзәтмәләр дәүләт тарафыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен тәэмин итүдән һәм гарантиядән гыйбарәт. Шулай ук пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индекслау да мөһим. Хәзерге катлаулы социаль-икътисади шартларда билгеләнгән гарантияләр ил гражданнарына иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра”, - дип билгеләде Лида Исаргакова.

Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас