11 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Чишмә районы активы белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе район Советы депутатларына муниципалитетның яңа башлыгы кандидатурасын карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әлеге вазифага ул элек Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлегенең дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 22нче янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы булып эшләгән Ришат Әнис улы Мансуровны тәкъдим итте. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, кандидат тумышы белән Чишмә районыннан, эшләгән елларында үзен белемле җитәкче буларак күрсәткән һәм хәзер тупланган тәҗрибәсен муниципалитет файдасына куллана алачак.
Республика Башлыгы 2004 елдан бирле Чишмә районына җитәкчелек иткән Флүр Уразмәтовка күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аның тәҗрибәсенең киләчәктә дә Башкортстан дәүләт идарәлеге структурасында таләп ителәчәген ассызыклады.
– Район үсешенең соңгы 16 елы Флүр Зинур улы белән бәйле. Бу зур чор бик уңай булды. Район икътисадының яхшы үсештә булуын барлык эре предприятиеләрнең яңача үзгәртеп корылуын билгеләп үтәм. Социаль өлкә дә актив үсеш алды. Шуңа күрә сезгә горурланырлык нигез бар, – диде Радий Хәбиров.
Соңрак үткән район Советы утырышында Флүр Уразмәтовның гаризасын канәгатьләндерү һәм үзе теләп эштән китү сәбәпле, Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы вәкаләтләрен туктатырга карар кабул ителде.
Совет Ришат Мансуровка 2020 елның 12 июненнән башлап район Хакимияте башлыгы вазифасын башкаруны йөкләде, ул бәйге нәтиҗәләре буенча Совет тарафыннан билгеләнгән зат әлеге вазифага билгеләнгәнче бу урынны биләп торачак.
Утырышта чыгыш ясаган Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Салават Харрасов, район Советы депутатлары Маргарита Батыршина, Камил Яппаров, район Хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин, Алкин авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Диләрә Бикташева һәм башкалар Флүр Зинур улының район җитәкчесе сыйфатында 16 ел эшләү дәвамында районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Үз чыгышында ул районның чәчәк атуы хакына, торак пунктларны төзекләндерү өстендә бергәләп эшләргә туры килгән һәркемгә, Чишмә районы халкына зур рәхмәт белдерде. Хәлил Бикмәев Флүр Уразмәтовка Чишмә муниципаль район Советы исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Ришат Мансуров чыгышында үзенең Чишмә районыннан булуы, Чишмә поселогының дүртенче мәктәбендә тугыз сыйныф тәмамлавы, 48нче һөнәрчелек училищесында шофер-тракторчы һөнәренә укуы, комбайнчы булып эшләргә туры килүе турында сөйләде. Арытаба Екатеринбургта янгын сагы-техник училищега укырга кергән, аны тәмамлагач, каравыл начальнигыннан алып Уфа гарнизоны җитәкчесенә кадәр төрле вазифаларда эшләгән. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Ришат Әнис улы, район Флүр Уразмәтов җитәкчелек иткән елларда үсеш алды, күп тармаклар буенча күрсәткечләр артты, бик күп эшләр башкарылды, дип билгеләде. Ул шулай ук алга таба да әлеге команда белән эшләү, районның арытаба үсешенә ирешү бурычын куюын әйтте, социаль мәсьәләләргә күп игътибар бирергә вәгъдә итте.
Совет гамәлдәге законнарга ярашлы, 6 июльдә үтәчәк Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы вазифасын биләүгә бәйге игълан итү турында карар кабул итте (Советның әлеге карары, килешү шартлары һем проекты «Чишмә» гәзитенең 2020 елның 11 июнендәге 47нче санында басылды). Совет муниципаль музей директоры Радик Әхмәдиевны, Совет секретаре Марат Байбуринны, Чишмә питомнигы директоры Рамил Галиуллинны бәйге үткәрү буенча комиссия әгъзалары итеп сайлады. Бәйге комиссиясенең тагын өч әгъзасы Башкортостан Республикасы Башлыгы тарафыннан билгеләнүен дә искә алыйк.