Чишмэ
+12 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
16 Июня 2020, 05:50
Авыл ипотекасы
"Авыл ипотекасы" ташламалы ипотека программасына бюджеттан тагын ике миллиард сум бүлеп бирәчәк.
Бу хакта РБК агентлыгы Рәсәй Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктория Абрамченкога сылтама белән хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, проектны финанслауны өч тапкыр арттыру шуның белән аңлатыла: ташламалы "Авыл ипотекасына" ихтыяҗ еллык планыннан берничә тапкыр арткан.
Хөкүмәт рәисе урынбасары пандемия чорында проектның мөһимлеген билгеләп үтте, ул "авыл ипотекасы" торак төзелеше үсешенә ярдәм итүнең нәтиҗәле чарасы булып тора, дип саный. Абрамченко мәгълүматлары буенча, проектка өстәмә рәвештә ике миллиард сум бүлеп бирү 45 меңнән артык гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Нәтиҗәдә, программа буенча кредитлауның гомум күләме 12 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстанда “Авыл ипотекасы”ннан күпләр файдалана. Әлеге программаның популярлыгы һәм аны тормышка ашыру буенча, Ленинград өлкәсеннән кала, республика - икенче урында.
Фото:
twitter.com
Чыганак: "Кызыл таң"
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"