Чишмэ
+15 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
15 Июня 2020, 06:13
Чишмәдә - яңа хакимият башлыгы
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районы активы белән очрашты.
Очрашуда төбәк җитәкчесе район Советы депутатларына муниципалитетның яңа башлыгы кандидатурасын карауны сорап мөрәҗәгать итте. Бу постка ул Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Рашкортстан буенча Баш идарәсенең Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 22нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы Ришат Мансуровны тәкъдим итте. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, ул тумышы белән Чишмә районыннан, эшләгән елларында үзен оста җитәкче буларак күрсәткән һәм хәзер муниципалитет файдасына тупланган тәҗрибәне куллана алачак. Республика Башлыгы 2004 елдан Чишмә районын җитәкләгән Флүр Уразмәтовка күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аның тәҗрибәсенә Башкортстан дәүләт идарәсе структурасында алга таба да ихтыяҗ булачагын ассызыклады. - Район үсешенең соңгы 16 елы Флүр Зинур улы белән бәйле. Район икътисадының яхшы динамикада булуы, барлык эре предприятиеләрнең дә диярлек модернизациясе үткәрелүе минем өчен зур сөенеч. Рәхмәт сезгә, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glava.rb
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"