Чишмэ
+20 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
8 Июня 2020, 06:10
Ә сез макулатура җыясызмы?
БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы белгечләре, оешмалары “Макулатура тапшыр да агачны коткар!” девизы астында республикада макулатура җыюны оештырган.
Җыелган акчалар пандемия чорында гражданнарга ярдәм итәр өчен Төбәк хезмәттәшлеге һәм үсешенә ярдәм күрсәтүнең Башкортстан хәйрия фондына юнәлтелгән. Акциягә БР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылган.
Эклогия министрлыгы “Капкачлар ярдәмгә ашыга” экологик-хәйрия социаль проектында да актив катнашалар. Хезмәткәрләр арытаба эшкәртелүгә озатылачак пластик капкачлар җыя, җыелган акчалар исәбенә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. 27 кило капкачлар җыелган да инде.
Моңа охшаш акцияләр үткәрү республика халкы тормышын яхшыртуга багышланган. Республикада күптөрле экологик акцияләр һәм чаралар Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы булдырылган “Экология” милли проекты максатлары кысаларында башкарыла.
Чыганак: bashinform.ru
Фото:
cbs-uu.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"