Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
5 Июня 2020, 06:32

Президент ил халкына мөрәҗәгать итәргә җыена

Рәсәй Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү узганнан соң мөрәҗәгать белән чыгыш ясарга уйлый.

"РБК" агентлыгы мәгълүматы буенча, бу хакта Кремльдә карар кабул итәргә җыеналар.

Ләкин мөрәҗәгать кайчан булыр һәм, гомумән, булырмы-юкмы дигән сорауга Кремльдә төгәл җавап бирмиләр. "Бу Президент карарына бәйле булачак", — дип белдерә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Билгеле булганча, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне итеп 1 июль сайланды.
Читайте нас