Чишмэ
+3 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
2 Июня 2020, 06:30
Оешмаларга ярдәм күрсәтелә
Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” дәүләт проекты буенча кризиста каза күргән 70 төрле эшчәнлек күрсәткән 55 мең оешмага дәүләт һәм муниципаль ярдәме күрсәтелгән.
Бу —төбәктә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлыкның яртысы диярлек. 2020 елның марты мәгълүматларына ярашлы, республикада аларның гомум саны 127 мең дип исәпләнелгән.
Эшкуарлык атналыгы кысаларында үткән Бөтенрәсәй ойнлайн-конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә республика башлыгы Радий Хәбиров шулай дип белдерде.
Р. Хәбиров икътисадның каза күргән тармакларына, аеруча кече эшкуарлыкка, ярдәм күрсәтергә кирәк диде. Икътисадның тотрыклы эшен тәэмин итү буенча Кризиска каршы штаб һәм Ситуацион үзәк эшли башлаган. Республика хөкүмәте федераль ярдәмгә өстәмә рәвештә 30 млрд. сум күләмендә төбәк ярдәмен әзерләгән. “Моңа кадәр икътисад үсешенә бу кадәр акчалар бүленгәне юк иде”,—диде Р.Хәбиров.
Быел гыйнвар-апрельдә республикада кече предприятиеләр саны кимемәвен, ә банкротлык саны былтырга караганда чирек өлешкә кимүен дә билгеләде ул.
Чыганак: Башинформ
Фото:
salers.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим