Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
29 Мая 2020, 06:04
Елкычылыкны үстерүгә ярдәм
Илдә Рәсәй Президенты Владимир Путин указы буенча "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Аның кысаларынада Башкортстанда елкычылыкны үстерүгә ярдәм арттырылачак.
Ике ел эчендә тармакка 178,6 миллион сум юнәлтеләчәк. Кымыз җитештерү һәм сату, шулай ук нәселле атларга ипподром сынаулары үткәрүгә, призлы атлар һәм нәселле яшь атлар сатып алуга чыгымнарны каплауга субсидияләр каралган.
Башкортстан атлар саны буенча Рәсәй төбәкләре арасында икенче урында тора — 112 мең баш, шулай ук республика кымыз җитештерү күләме буенча лидер— елына 3 мең тоннадан артык. Төбәктә Рәсәйнең кымыз җитештерүенең яртысы диярлек тупланган.
Узган елда "Республикада елкычылык үсеше" программасын гамәлгә ашыруга 27,2 миллион сум дәүләт ярдәме җибәрелде. Бу юнәлеш буенча шөгыльләнә башларга теләүчеләр грант программаларыннан - "Агростартап" яисә "Яшь фермер" - файдалана ала.
Чыганак: "Башинформ"
Фото:
ru.wikipedia.org
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим