Чишмэ
+28 °С
Облачно
Новости
28 Мая 2020, 05:30

Авыл кооперативлары

Былтыр Башкортстанда 763 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән, 119 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы һәм 600гә якын эш урыны булдырылган.

Республика Хөкүмәтенең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүгенге оператив киңәшмәдә узган ел агросәнәгать комплексы системасында кече хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә 922,3 миллион сум юнәлтелде, дип билгеләде. Шуның 579,5 миллион сумы - федераль бюджеттан һәм 342,9 миллионы - республика бюджетыннан. Кертелгән үз акчаларының күләме 240 миллион сумнан арткан.

Бер ел эчендә тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләмендә фермерлар өлеше 11 проценттан (2018 елда) 12,9 процентка кадәр арткан (бу 21,6 миллиард сум тулай продукция тәшкил итә). Авыл хуҗалыгы кооперативларының керемнәре 1 миллиард 200 миллион сумнан артып киткән. Бу, шул исәптән, республиканың авыл хуҗалыгына консультацияләр бирү системасының авыл җирендә яшәүче яшь эшкуарларга ярдәм итүдә актив катнашуы аркасында мөмкин булган.

Агымдагы елда авылда кече эшкуарлыкны үстерү буенча эш дәвам итә.
Читайте нас