Чишмэ
+15 °С
Болытлы
Тат
Рус
Новости
27 Май 2020, 05:48
Яңа закон проекты бәхәс уяткан
Федерация Советы Рәсәйдә сайлауларда тавыш бирү өчен яңа формалар кертә торган өч законны хуплады.
Шуларның берсе - дистанцион рәвештә электрон тавыш бирүне үткәрү варианты.
Эксперимент Мәскәүдә җирле үзидарә органнарына сайлауларда үткәреләчәк. Дистанцион рәвештә тавыш бирү Мәскәү шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре төбәк порталы аша сайлаучының гаризасы буенча башкарылачак.
Яңа закон проекты сәяси даирәләрдә зур бәхәс уяткан: аерым партияләр вәкилләре тавыш бирүнең яңа формасы белән сайлауны контрольдә тотып булмаячак, дип шикләнгән. Онлайн тавыш бирүгә техник әзерлек, тавыш бирүләр вакытында җәмәгатьчелек күзәтүен оештыру мәсьәләләре турында Мәскәү һәм БР экспертлары онлайн очрашу барышында фикер алышты.
БРның «Яблоко» партиясенең төбәк бүлеге рәисе Альберт Хөсәенов тавыш бирү бары тик коронавирус беткәч кенә үткерелергә тиеш, дип саный.
РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокукларын яклау буенча Совет әгъзасы Александр Брод болай дип фикерен җиткергән: «Без Европадагы коллегалар белән тавыш бирү турында берничә тапкыр фикер алыштык, анда сайлаулар дистанцион рәвештә үтә. Әйтик, Польшада почта аша тавыш бирү килеп чыкмаган. Ә Эстониядә интернет буенча тавыш бирү уңышлы бара һәм күп кенә сайлаучылар тавыш бирүнең мондый төре белән кызыксындылар. Безне дә тавыш бирүдә үтә күренмәлелек темасы борчый".
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне үткәрү формалары һәм көне тулысынча билгеләнмәгән. Элегрәк берничә федераль басмаларда тавыш бирү 24 июньдә яки 8 июльдә узарга мөмкин дигән хәбәр бар иде.
Фото:
tverskaya13.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"