Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
27 Мая 2020, 05:35

Түләү тәртибе үзгәрәчәк

Башкортстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гражданнар өчен айлык түләүләр бирү тәртибен үзгәртәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, аны бер кешегә керемнәре 9804 сумнан түбәнрәк булган гаиләләр ала, ә түләү күләме - 4984 сум. Яңалык Хөкүмәт утырышында тикшерелде.

"Республика законы буенча әлеге түләүгә эшләмәүче ата-аналарның балалары дәгъва итә алмаячак. Күрсәтелгән чикләүне юкка чыгару тәкъдиме бар. Атна дәвамында без бу төзәтмәләрне кертәчәкбез, һәм 1 июньнән инде бу түләүгә дәгъва итә алучы гаиләләр саны күпкә артачак", - дип тәкъдим итте вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Киңәшмәне алып барган республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров тәкъдимне хуплады.
Фото:vk.com
Читайте нас